Яр Чаллыда төбәк «Татар егете-2026» яшьләр проектының финалы узды. Быел проект инде 24 нче тапкыр үткәрелде. «Шатлык» яшьләр үзәгендә иң яхшы исеме өчен 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь татарстанлылар көч сынашты.
Интеллектуаль конкурс финалистлары шагыйрь Габдулла Тукай иҗаты буенча үз белемнәрен күрсәтте. Шулай ук катнашучылар Яр Чаллы шәһәренең 400 еллыгына һәм беренче КАМАЗ йөк автомобиле чыгарылуның 50 еллыгына багышланган фикерләре белән уртаклашты. Ахырда егетләр татар халык уены – чүлмәк вату уенын уйнады.


16-25 яшь категориясендә Кукмара районыннан Нариман Мостафин җиңү яулады. Көмеш призер булып Яр Чаллыдан Булат Хәмидов танылды, ә лидерлар өчлеген шәһәребездән Рамазан Крашев япты.
26дан 35 яшькә кадәрге катнашучылар арасында беренче урынны Яр Чаллыдан Андрей Солтанов яулады. Икенче урында – Илмир Әгълиуллин, ә мактаулы өченче урынны жюри Мансур Зариповка бирде. Егетләр шәһәребезне тәкъдим итте.
Моннан тыш, «Мини мисс России-2026» София Игнатовадан махсус бүләк Андрей Солтановка эләкте, ә социаль челтәрләрдә тавыш бирү нәтиҗәләре буенча тамашачылар мәхәббәте призын Нариман Мостафин алды.


1.jpg)

Проектның абсолют җиңүчесе булып Балтач районыннан Ильяс Фәхретдинов танылды. Егеткә нибары 16 яшь, ул 10 сыйныфта укый. Ильяс – күп кенә район һәм республика конкурсларында һәм фестивальләрендә катнашучы. Кечкенәдән көрәш белән шөгыльләнә, җырларга, биергә ярата, театрда уйный.
Барлык катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 20 апрель 2026, 13:19



