Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Пәнҗешәмбе, 25 июнь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Комсомол районында ике тыл хезмәтчәнен – Мияссар Әхмәтгәрәй кызы Хәмидуллинаны 97 яшьлек туган көне һәм Антонина Васильевна Хадееваны 96 яшьлеге белән котладылар.

Алар сугыш елларында һәм сугыштан соң илне торгызудагы фидакарь хезмәтләре белән гомуми Җиңүгә һәм тыныч киләчәккә бәяләп бетергесез өлеш керткән.

Ил, республика һәм шәһәр җитәкчелеге исеменнән котлауларны Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева тапшырды. Җылы сүзләргә территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Мәрьям Мостафина да кушылды.

Сишәмбе, 21 апрель 2026, 13:00