Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия онлайн-тавыш бирү старты турында игълан итте. Ул бүген башланды һәм 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Яр Чаллы халкы киләсе елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекне сайлый ала. Тавыш бирүдә барлыгы алты объект катнаша: Фикрәт Табиев исемендәге яр буе (бишенче чират); Боровецкий чишмәсе территориясе; Саначин яр буе; Виктор Поляков урамындагы 64 нче комплекс скверы; Яшьлек проспектындагы 26 нчы комплекс скверы; Рәис Беляев проспектында урнашкан 38 нче комплекста Ринат Гыйләҗев исемендәге сквер.
Тавыш бирү ысуллары: zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша авторизацияләнергә кирәк; «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә – аларны «Добрый Татарстан» дип язылган киемнәреннән танып була.
Игътибар итәбез – бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш биреп була.
Владимир Путин билгеләп үткәнчә, «мондый конкурс уңай үзгәрешләрнең юл күрсәтүчесенә әверелде». Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Тормыш өчен инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында уза.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 21 апрель 2026, 17:00



