Бүген «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында Кама һәм Идел елгалары буйлап Казан–Чистай–Түбән Кама–Алабуга–Яр Чаллы маршруты буенча даими рейслар оештыру һәм туристлар өчен экскурсия программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча матбугат конференциясе узды. Матбугат конференциясендә шәһәрне Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова тәкъдим итте.
1 майдан Кама буйлап Казан – Яр Чаллы Чистай, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләренә кереп елга маршруты старт ала. Йөртүне Яшел Үзән заводында төзелгән, барлык уңайлыклар белән җиһазландырылган заманча суднолар – «Метеор»лар башкарачак. Шәһәр кунаклары өчен экскурсия программасы әзерләнгән, аның кысаларында алар шәһәрнең күренекле урыннары белән танышачак, шәһәр тарихы музеен һәм «КАМАЗ» ААҖ Визит-үзәген караячак.
Агымдагы навигация сезонына расписание һәм тариф челтәре инде расланган: Казаннан Яр Чаллыга рейслар җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 8:30да китәчәк, Яр Чаллыга килеп җитү вакыты – 14:20дә. График пассажирлар шәһәрләрдә вакыт үткәреп, киләсе суднода кире кайта алсын итеп төзелгән. Билетларны флот-рт.рф сайтында сатып алырга була.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 23 апрель 2026, 17:30



