Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Пәнҗешәмбе, 25 июнь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Танышыгыз – профессионаллар!» һөнәри юнәлеш бирү проекты кысаларында 45 нче мәктәпнең 9Г сыйныфы укучылары 56 нчы янгын сүндерү частена барды.

Күпчелек тугызынчы сыйныф укучылары өчен бу визит гади экскурсия генә түгел, ә иң затлы һәм җаваплы һөнәрләрнең берсенә чын мәгънәсендә "чуму" булды. Янгын-коткару часте начальнигы, эчке хезмәт подполковнигы Рамазан Шәфигуллин укучыларга гасырлар дәвамында кешеләрнең гомерен һәм мөлкәтен коткаручы һөнәр тарихы турында сөйләде. Яшүсмерләргә чын профессионалга нинди күнекмәләр һәм белемнәр кирәклеге аңлатылды: физик чыдамлыктан алып шундук реакция күрсәтүгә һәм команда рухына кадәр.

Янгын сүндерүченең гадәти эш көне ничек узуы турындагы хикәя аеруча кызыксыну уятты. Бу – даими күнегүләр, җиһазларны тикшерү һәм беренче номерлы әзерлек.

Экскурсия гамәли характерга да ия булды: укучыларга профильле белемне кайда алырга, нинди имтиханнар тапшырырга һәм хыялдагы һөнәргә юлны нәрсәдән башларга кирәклеге турында җентекләп аңлаттылар. Очрашуның аерым өлеше куркынычсызлык кагыйдәләренә багышланды. Балаларга янгын вакытында сәламәтлекне һәм гомерне саклап калу өчен үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге аңлатылды.

Җомга, 24 апрель 2026, 09:52