Бүген Башкарма комитетның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре традиция буенча «Татарча диктант» бөтендөнья мәгариф акциясенә кушылды. Быел белемнәрне тикшерү мөһим датага – бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланды.
Акциядә катнашучылар, кулларына ручкалар алып, текст өзеген игътибар белән тыңлады һәм аны хатасыз язарга тырышты. Текстны «Кызыл Тау» мәдәният үзәгенең җырчысы, артист-вокалисты, Татарстан Республикасының атказанган һәм халык артисты Равил Галиев укыды.
Искәртеп үтәбез, теләге булган һәркемнең татар телен белү дәрәҗәсен тикшерү мөмкинлеге әле бар. Акция 26 апрельгә кадәр дәвам итә.
Беренче тапкыр 2016 елда үткәрелгән «Татарча диктант» акциясе бүген 31 илдән һәм Россиянең 74 төбәгеннән катнашучыларны колачлый.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 24 апрель 2026, 11:06



