Бүген Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны һәм тыл хезмәтчәне Мәрьям Миңнехан кызы Миңнеханова үзенең 96 яшьлек туган көнен билгеләп үтә. Бүген, бу истәлекле көндә, юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән азык-төлек җыелмалары һәм котлау открыткалары тапшырылды.
Тукай районының Биклән авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туып, Мәрьям Миңнехан кызы яшьтән үк хезмәтнең тәмен татыган. 7 сыйныфны тәмамлагач, укуын дәвам итү мөмкинлеге булмаса да, бу аның рухын сындырмый.
Бөек Ватан суышының авыр елларында Мәрьям Миңнехан кызы фидакарьләрчә кырларда һәм фермаларда эшләп, уртак Җиңүгә үз өлешен кертә.
1952 елда Мәрьям Миңнехан кызы үз гаиләсен кора. Бүген аны 2 баласы, 4 оныгы һәм 8 оныкчыгы сөю-хөрмәт белән чолгап тора.
Сугыштан соңгы бөтен гомерен Мәрьям Миңнехан кызы «Кызыл Таң» хезмәт артелендә эшләүгә багышлый, лаеклы ялга чыкканчы шунда хезмәт куя. Аның намуслы хезмәте лаеклы бүләкләр белән билгеләнгән: «Хезмәт ветераны», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медальләре һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 24 апрель 2026, 11:23



