Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 28 июнь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

26 нчы «Ләйсән» балалар бакчасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган муниципаль театр коллективлары фестиваленең якты финалы узды. Бу вакыйга яшь ярчаллылар өчен чын иҗат һәм талант бәйрәменә әверелде.

Иң яхшылар исеме өчен иң лаеклылар көрәште. Финал этабына шәһәрнең 10 мәктәпкәчә учреждениесе чыкты. 50дән артык тәрбияләнүче Габдулла Тукай әсәрләренең персонажларына һәм башка әкият геройларына әверелеп, импровизацияләнгән сәхнәдә үзләренең рольләрен бик оста башкардылар.

Конкурс сынаулары нәтиҗәләре буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче урын 82, 98 һәм 106 нчы балалар бакчалары коллективларына бирелде, икенче урынны 74, 69 һәм 53 нче балалар учреждениеләре командалары яулады, өченче урынны 21, 47, 49 һәм 52 нче балалар бакчалары коллективлары бүлеште.

Оештыручылар һәм тамашачылар барлык катнашучыларның югары әзерлек дәрәҗәсен, якты костюмнарын һәм яшь артистларның ихлас уенын билгеләп үтте.

Җомга, 24 апрель 2026, 15:10