Татарстан Республикасында гаилә архивлары мисалында ил һәм туган як тарихын өйрәнү аша үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүне хуплауга юнәлдерелгән «Гаилә архивын тапшыр» бәйгесе башлана.
Бәйгене оештыручы — Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты.
Бәйгедә катнашу өчен жюрига гаилә архивыннан документлар, фотографияләр һәм видеоматериаллар тупланмасын тәкъдим итү кирәк. Бәйге читтән торып ике этапта үткәрелә. Беренче этап (муниципаль) 10 апрельдән 12 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Икенче этап (республика) 12 октябрьдән 30 октябрьгә кадәр узачак. Бәйгенең муниципаль этабына документлар 9 октябрьгә кадәр кабул ителә.
Бәйгедә катнашучыларга билгеләнгән нигезләмәгә туры китереп документлар пакеты әзерләргә кирәк.
Бәйге җиңүчеләре өчен дипломнар һәм акчалата премияләр каралган. Тулырак мәгълүмат өчен Яр Чаллы шәһәренең архив бүлегенә 8 (8552) 30-55-78 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 27 апрель 2026, 10:55



