Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 28 июнь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәрнең Үзәк районында, Г.М. Хәкимова исемендәге Яр Чаллы картиналар галереясе базасында, Чернобыль атом электр станциясендәге һәлакәтнең 40 еллыгына багышланган истәлекле чара узды. Бу авария атом энергетикасы тарихында иң зуры булып кала.

Җыелганнарны Үзәк район хакимияте башлыгы Фидәрис Хәбибуллин сәламләде. Ул очрашуда катнашучыларга чын күңелдән рәхмәт сүзләре һәм изге теләкләрен җиткерде.

Чарага яшь талантлар – 5 нче Балалар музыка мәктәбе укучылары аерым җанлылык өстәде. Алар башкаруында барлык катнашучыларның йөрәгенә үтеп керердәй моңлы көйләр яңгырады.

Кунаклар өчен галерея хезмәткәрләре  абыйлы-энеле рәссамнар – Петровларның  75 яшьлегенә багышланган күргәзмә әзерләде. Осталарның якты һәм тәэсирле картиналары беркемне дә битараф калдырмады.

Кичә ахырында һәр катнашучыга бүләк итеп азык-төлек җыелмасы тапшырылды.

Җомга, 24 апрель 2026, 17:36