Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 28 июнь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген аппарат киңәшмәсе барышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру турында сөйләде. Яр Чаллыда Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларга тиңләштерелгән затлардан 405 кеше яши. Иң яшь ветеранга – 98 яшь, Яр Чаллыныж ике кешесенә 100әр яшь.

Бәйрәм алдыннан барлык ветераннар да Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән бүләк ризык җыелмалары белән тәэмин ителде. Юбилярларга ай саен Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Рәисе исеменнән шәхси котлау открыткалары тапшырыла. 7 май көнне Казанда Рөстәм Миңнеханов катнашында республика тантаналы чарасы узачак, шул ук көнне Яр Чаллыда шәһәр мэры Наил Мәһдиев ветераннарны хөрмәтләячәк. 8 май көнне ветераннар госпиталенә бару планлаштырылган.

Шәһәрнең мәгариф учреждениеләрендә 600дән артык истәлекле чара оештырылган, шулар арасында «1 нче постның иң яхшы сакчысы» шәһәр конкурсы, 1 500дән артык укучы катнашкан «Зарница 2.0» зур уены, «Поющие Челны» фестивале, «Георгий тасмасы», «Герой Йолдызы» һәм «Хәтер Шәме» акцияләре. Мәктәп медиастудияләре «Тылда бер көн» һәм «Сугыш балалары» проектларын трансляцияли. Шулай ук укучылар өчен «Ватан Геройлары» проекты кысаларында иң яхшы музей экспозициясенә конкурс оештырылачак.

Быел «Үлемсез полк» акциясе яңа форматларда узачак: шәһәр халкы ветеранның фотосын «Хәтер Диварлары»нда, социаль челтәрләрдә аватар итеп, өс киемендә яки шәхси автомобилендә урнаштыра ала.

28 апрель көнне 08:10 сәгатьтә тимер юл вокзалына «Җиңү Паровозы» килеп җитте. Бу – Бөек Ватан сугышы чорындагы хәрби техника урнаштырылган платформалар. Чара кысаларында концерт программасы планлаштырылды. Поезд шул ук көнне 10:50 сәгатьтә озатылды.

Дүшәмбе, 27 апрель 2026, 08:28