1 майда Яр Чаллыда 38 сезонлы автобус маршруты эшли башлаячак, алар шәһәр халкын 83 бакчачылык җәмгыятенә илтеп куячак. Йөртүләр 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Руслан Вилданов белдерде. Быел ташу хезмәтләрен аукционда җиңүче компанияләр – «Альтекс» һәм «Авантех» күрсәтәчәк.
«Ел саен, 2005 елдан башлап, шәһәр бюджетында транспорт хезмәтләрен түләү финанслары карала. Быел бу максатларга 25 миллион сум бүлеп бирелде», – дип билгеләде Руслан Вилданов.
Наил Мәһдиев бакчаларга ташу бик мөһим социаль бурыч икәнен ассызыклады: «Без ел саен мондый ташуларны уздырабыз, оештырабыз, шактый зур финанс ресурсларын бүлеп бирәбез. Чөнки без аңлыйбыз: бакчалар ярты миллионлы шәһәребезнең халкы өчен бик кирәк һәм әһәмиятле».
Халык өчен уңайлылык максатыннан алты автобус кузгалы пункты оештырылган: Автостанция – Тимер юл вокзалы территориясе; «Студенческая» – Муса Җәлил проспекты; «Кызыл Чаллы» – Сарман тракты; «Үзәк» – Сөембикә проспекты; «Мегастрой» – Машиналар төзү урамы; «51 нче комплекс» – Шамил Усманов урамы.

«2019 елдан башлап өстенлекле категория гражданнары электрон социаль проездной билетлары белән йөрүгә түләү мөмкинлегенә ия. Бу мөмкинлек барлык 38 маршрутта да гамәлдә», – дип искәртте Руслан Вилданов. Башка пассажирлар өчен йөрү бәясе шәһәр чигендәге фиксацияләнгән суммадан – 46 сум – һәм аның тышлыгындагы бер чакрым юл тарифыннан тора: бер пассажирдан 2 сум 70 тиен, бер урын багаждан 40 тиен. Барлык автобуслар да банк картасы белән түләү терминаллары белән җиһазландырылган.
Сезон башлану алдыннан коммуналь хезмәтләр хезмәткәрләре тукталышлардагы урындыкларны, чүп савытларын, юл билгеләрен ремонтладылар, шулай ук янәшәдәге территорияләрне төзекләндерделәр. Расписание үтәлешен һәм пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын Башкарма комитет хезмәткәрләре күзәтәчәк.

Наил Мәһдиев шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгына эшне оештыру сыйфаты өчен җаваплы булуын икәнлеген искәртте: «Муниципалитет ягыннан барлык финанс йөкләмәләр үтәлә, шуңа күрә Сезнең бурыч – ташуны белән берлектә эшне яхшы оештыру дәрәҗәсендә алып бару. Аерым йөртүләр эшчәнлегенә бернинди зарланулар, шелтәләр булмасын. Бу автобус йөртүчеләргә, пассажирларның уңайлыгына кагыла. Пассажирларга хезмәт күрсәтү культурасы югары дәрәҗәдә булырга тиеш: бу, нигездә, өлкән буын кешеләре, алар шәһәр төзелеше һәм автомобиль заводы өчен күп эш эшләгәннәр. Аларга карата югары дәрәҗәдә игътибарлы булырга кирәк».
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 27 апрель 2026, 08:45



