Ставропольдә Физик культура буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының финал этабы тәмамланды. Татарстан Республикасы җыелма командасы төбәкне лаеклы тәкъдим итеп, өлгер физик әзерлек, рух көче һәм җиңү ихтыярын күрсәтте.
Иң яхшылар арасында – аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 32 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучысы Рамил Нәбиуллин. Үзенең остазы Светлана Апанаеваның җитәкчелегендә ул чын спорт характерын һәм чыдамлылыгын күрсәтте.
11 нче сыйныф вәкилләре дә сынаттырмады. 26 нчы гимназиянең чыгарылыш укучысы Регина Мусафина һәм 25 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең укучысы Эвелина Губайди барлык сынауларны ышанычлы үттеләр һәм призлы урыннарны яуладылар. Кызларга тәҗрибәле остаз Елена Мусафина әзерләнергә ярдәм итте.
Егетләрнең һәм кызларның һәркайсы республиканың белем бирү учреждениеләре бөтенроссия дәрәҗәсендә югары нәтиҗәләргә ирешә алырлык гармонияле һәм максатчан яшьләр тәрбияләвен исбатлады.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 27 апрель 2026, 10:19



