Яр Чаллыда 14 нче балалар-яшүсмерләр үзәге оештырган татар телендә оештырылган КВН сезонының финал уены узды. Бер сәхнәдә шәһәрнең белем бирү учреждениеләреннән алты команда очрашты. Чемпион исеме өчен 2 нче гимназиянең «Мәхәббәт», 29 нчы гимназиянең «Шайтан таяклары», 52 нче мәктәпнең «Текә борычлар», 54 нче гимназиянең «Карантин», 58 нче мәктәпнең «Эксклюзив» һәм 84 нче лицейның «Оба-на» командалары көрәштеләр.


Финалның бронза призеры 58 нче мәктәпнең «Эксклюзив» командасы булды, көмешне 29 нчы гимназиянең «Шайтан таяклары» яулады, ә беренче урын һәм «Сезон чемпионы» исеме 2 нче гимназиянең «Мәхәббәт» командасына бирелде.
Төп бүләкләрдән тыш, жюри катнашучыларны махсус номинацияләрдә билгеләп үтте. «Җитез һәм тапкырлар клубына тугры команда» исемен 54 нче гимназиянең «Карантин» командасы алды, «Җиңүгә омтылыш өчен» бүләген 52 нче мәктәпнең «Текә борычлар» командасы яулады, ә «Жюри симпатиясе» 84 нче лицейның «Оба-на» командасына эләкте.

.jpg)
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 27 апрель 2026, 11:14



