7 майда Башир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта (Казан, Спартаковская урамы, 2А) Татарстан Республикасының робототехника һәм технологик эшмәкәрлек буенча «РОБОКАЗАНЬ» ачык турниры узачак.
Турнирны оештыру һәм үткәрү балаларның һәм яшүсмерләрнең инженерлык фикерләве, техник иҗат, технологик потенциал, проект культурасы һәм һөнәри юнәлеш үсеше өчен шартлар булдыруга юнәлдерелгән.
Турнир кысаларында биш ярыш трекы тәкъдим ителә: «Робототехникада технологик эшмәкәрлек»; «Спорт робототехникасы»; «Цифрлы ИТ-стартаплар»; «ИИ-хакатон»; «Киләчәк технологияләре».
Катнашу өчен 5 яшьтән 18 яшькә кадәрге укучылар чакырыла. Катнашу форматы – шәхси яки командалы (дисциплинага карап 2дән 6га кадәр кеше).
Турнирга теркәлү һәм катнашу шартлары турында җентекле мәгълүмат «РОБОКАЗАНЬ» сайтында тәкъдим ителгән. Катнашучыларны теркәү 2026 елның 30 апреленә кадәр (кертеп) дәвам итә. Турнирда катнашу бушлай. Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар, кубоклар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк.
Турнир оештыручылары – «Югары технологияләр өлкәсендә технопарк «ИТ-парк», «Мәгълүмат-коммуникация технологияләре өлкәсендә цифрлы чишелешләр үсешенә ярдәм итү «Цифровизация» автоном коммерцияле булмаган оешмасы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 27 апрель 2026, 12:08



