Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов Автозавод, Комсомол һәм Үзәк районнарының балигъ булмаганнар эшләре буенча һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре составларына яңа вәкилләр – хокук саклау органнары хезмәткәрләрен һәм профильле ведомстволар белгечләрен кертүне тәкъдим итте. Алыштырулар элеккеге вәкилләрнең башка вазыйфаларга күчүе белән бәйле.
Карар проекты Шәһәр Советының чираттагы утырышы көн тәртибенә кертелгән. Ул 8 майда узачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 29 апрель 2026, 09:20



