Бүген Башкарма комитет бинасында 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган чара старт алды.
Иртәнге сәгатьләрдә, эш көне башланганчы, «Беренчеләр хәрәкәте» вәкилләре патриотик акция үткәрде. Хәрәкәт активчылары эш урыннарына бара торган хезмәткәрләрнең киемнәренә Георгий тасмаларын беркеттеләр, шулай ук нәтиҗәле эш көне һәм күтәренке кәеф теләделәр.



Чара Бөтенроссия «Георгий тасмасы» акциясе кысаларында оештырылды, аның максаты – тарихи хәтерне һәм буыннар дәвамчанлыгын саклау.
Искәртеп узабыз, Георгий тасмасы Россиянең хәрби дан символларының берсе булып тора. Бу атрибут Бөек Ватан сугышы елларында Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы күрсәткән героизм, батырлык һәм чыдамлыкны гәүдәләндерә.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 27 апрель 2026, 13:17



