Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 28 июнь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Г.М. Хәкимова исемендәге Яр Чаллы картиналар галереясында Бәйсез Дәүләтләр Берлеге профессиональ рәссамнар берлеге Казан бүлегенең, Ялта шәһәре рәссам-портретистлар берлегенең әгъзасы Әсхәт Макраевның 50 еллыгына багышланган «Балачак шәһәрендә» исемле шәхси күргәзмәсе ачылды.

Ретроспектив күргәзмәдә рәссамның 98 эше тәкъдим ителә. Авторның төрле жанрлардагы иҗаты пейзажны, портретны, сюжетлы картиналарны, мотивларны, этюдлар һәм эскизларны үз эченә ала.

Яр Чаллы – Әсхәт Макраевның туган һәм үскән шәһәре, ул монда 1 нче балалар сәнгать мәктәбен һәм сәнгать училищесын тәмамлаган. 25 еллык һөнәри эшчәнлеге дәвамында Әсхәт Макраев сәнгать белән кызыксынучыларны үз иҗаты белән беренче тапкыр туган шәһәрендә таныштыра.

Күргәзмә ачылышы җылы атмосферада узды. Рәсем галереясе директоры Илсия Заһидуллина, Татарстан Республикасының халык рәссамы Мадияр Хаҗиев котлау сүзе белән чыгыш ясады.

Музыкаль бүләк «Конкордия» укытучылар ансамбле һәм Салих Сәйдәшев исемендәге 6 нчы балалар музыка мәктәбе укучысы Алексей Бывальцев башкаруында яңгырады.

Күргәзмә 17 майга кадәр дәвам итәчәк.

Чәршәмбе, 29 апрель 2026, 08:47