Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 28 июнь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында «Җиңү юлында – 2026» хәрби-патриотик уенының региональ этабы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантаналы церемониясе узды. 170нән артык катнашучыны берләштергән масштаблы чараны педагогика университетының «Җиңү варислары» хәрби-тарихи түгәрәге оештырды.

Педагогика университетында 2020 елдан бирле үткәрелә торган уен Яр Чаллы һәм Тукай районы мәктәпләренең 9-11 сыйныф укучыларын,  көллиятләр студентларын җыйды. Аларның барысын да тарихи дөреслеккә сакчыл караш, геройлар батырлыгына хөрмәт һәм илебезнең героик үткәненә якын килү теләге берләштерә.

Уен кысаларында катнашучылар университетның Хәрби-патриотик үзәге экспозициясе белән таныштылар. Аннан соң аларны практик станцияләр көтте, анда егетләр автоматны сүтеп-җыю, саф әзерлеге, беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен күрсәттеләр һәм яшь сугышчы курсы элементларын тәкъдим иттеләр.

Уен йомгаклары буенча иң көчлеләр билгеле булды. Кадет мәктәпләре арасында беренче урынны «Калкан» полиция кадет мәктәбе яулады, ә икенче урынны Советлар Союзы Герое Никита Кайманов исемендәге кадет мәктәбе алды.

Урта һөнәри уку йортлары категориясендә В.Д. Поташов исемендәге Яр Чаллы технология көллияте җиңү яулады, ә икенче урын Яр Чаллы технология көллиятенә эләкте.

Урта гомуми белем бирү учреждениеләре арасында иң яхшысы 25 нче мәктәп булды. Көмеш призер итеп Тукай районының Мелекес мәктәбе танылды, ә өчлек лидерларын 51 нче мәктәп япты.

«Җиңү юлында» уены тагын бер тапкыр раслады: бабайлар батырлыгы хәтере тере, ә Яр Чаллы яшьләре аны сакларга һәм якларга әзер.

Чәршәмбе, 29 апрель 2026, 10:47