Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Мы в социальных сетях

Быел Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров патронаты астында узучы фестиваль Россия халыклары арасында милләтара татулыкны, тынычлыкны һәм үзара хөрмәтне ныгыту темасына багышланган.

18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь рәссамнарга, профессионалларга һәм һәвәскәрләргә биш тематик юнәлеш буенча граффити эскизлары булдырырга тәкъдим ителә. Катнашу өчен 3 майга кадәр formartpfo.ru проекты сайтында форманы тутырып, конкурс эшенең эскизын беркетергә кирәк.

Тулырак мәгълүмат – проект сайтында.

Узган сезон йомгаклары буенча иң яхшы эш дип Яр Чаллыдан Александр Попов эше танылды. Аның «Көтә» муралы Яшел Үзәндәге йортларның берсен бизи – анда өчпочмаклы фронт хаты тоткан хәрби формадагы кыз сурәтләнгән.

Җомга, 17 апрель 2026, 12:00