Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 28 июнь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» проекты кысаларында һәм Халыклар бердәмлеге елын бәйрәм итү уңаеннан Үзәк шәһәр китапханәсендә «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге яшьләре өчен сәнгать белән уникаль очрашу узды.

Бу көннең төп герое Татарстан Республикасының халык рәссамы, Баки Урманче исемендәге престижлы бүләк лауреаты – Мәдияр Хаҗиев булды. Оста кунакларны «Туган якка җыр» шәхси күргәзмәсе белән таныштырып кына калмый, үз һөнәренең серләре белән дә уртаклашты. Бүлек тәрбияләнүчеләре кызыксынып туган якның матур пейзажлары, кешеләр тормышыннан сәхнәләр һәм чагылышлы милли мотивлар төшерелгән картиналарны карадылар.

Социаль хезмәт алучылар өчен шулай ук «Гвоздика» исемле мастер-класс үткәрелде. Алар эшкә бик теләп тотындылар. Чәчәк ясау процессы барышында яшьләр гофрланган кәгазь белән эшләү техникасын ныгыттылар: таҗ яфракларын дөрес формалаштырырга, кәгазьгә күләм бирергә һәм детальләрне бердәм композициягә җыярга өйрәнделәр.

Сәнгать һәм иҗат белән бу очрашу  яшьләр өчен уңай хисләр һәм яңа тәэсирләр чыганагы булды. 

Чәршәмбе, 29 апрель 2026, 11:40