Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Мы в социальных сетях

9 Май алдыннан Яр Чаллы халкы «Үлемсез полк» бөтенроссия акциясенә онлайн-форматта кушыла ала. Якыннарыбызның – фронтовикларның һәм тыл хезмәтчәннәренең – шәхси тарихлары, фотосурәтләре һәм исемнәре ил буенча миллионлаган кешене берләштерәчәк масштаблы виртуаль йөрешнең бер өлеше була ала.

Сезнең батырыгызның портреты «Үлемсез полк» сафында пәйда булсын өчен, 6 май көнен дә кертеп, гаризаны уңайлы ысулларның берсе белән бирергә кирәк: акциянең рәсми сайтында; ВКонтактеОдноклассники яки  МАКС социаль челтәрләрендәге мини-кушымталар аша.

Теркәлгәннән соң, шәхси кабинетта ветеранның фотосын һәм аның турында кыскача мәгълүмат йөкләргә кирәк. 

Онлайн-йөреш 9 май көнне Мәскәү вакыты белән 12:00 сәгатьтә рәсми сайтта башлана. Трансляция Россиянең барлык төбәкләрендә карау өчен ачык булачак.

Акциягә кушылыгыз, гаиләгезнең тарихын киләчәк буыннар өчен саклагыз!

Пәнҗешәмбе, 30 апрель 2026, 10:44