Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 28 июнь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Энтузиастлар бульварында кунаклар өчен Яр Чаллы филармониясе һәм «Кызыл Тау» мәдәният үзәгенең иҗат коллективлары чыгыш ясады. Үзәк районы хакимияте башлыгы Фидәрис Хәбибуллин котлау сүзе белән мөрәҗәгать итеп, 1 Майның һәрвакыт яңарыш һәм хезмәткә хөрмәт символы булуын билгеләп үтте.

Бәйрәм кысаларында «Кара, ничек чиста!» һәм «Тау башына салынгандыр безнең авыл» конкурслары җиңүчеләрен бүләкләделәр һәм 25 нче мәктәп укучылары белән бергә «Георгий тасмасы» акциясе уздырдылар.

Азатлык мәйданында традицион концертны «КАМАЗ» мәдәният сарае артистлары һәм «Болгар» ансамбле әзерләде. Балалар өчен 4 нче балалар эколого-биология үзәге, 12 нче мәктәп, 5 нче балалар музыка мәктәбе һәм 14 нче балалар-яшүсмерләр үзәгеннән уен һәм спорт зоналары эшләде. Г. Хәкимова исемендәге картиналар галереясы асфальтта акбур белән рәсем ясау конкурсы һәм күргәзмә оештырды, ә Балалар театр мәктәбе «Тынычлык, хезмәт, май!» фотозонасын ачты.

81 еллык Җиңү көне алдыннан «Нур» яшьләр үзәге волонтерлары ике мәйданчыкта да шәһәр халкына Георгий тасмалары таратты. Бәйрәм халыкка җылылык, куаныч һәм яхшы кәеф бүләк итте.

Дүшәмбе, 4 май 2026, 08:25