Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Мы в социальных сетях

Наил Мәһдиев Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин һәм Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов белән бергә махсус хәрби операция зонасында хәрби хезмәткәрләр белән очрашты. Сугышчыларга шефлык ярдәме тапшырылды. Бу хакта шәһәр мэры үзенең рәсми сәхифәсендә хәбәр итте.

«Якынлашып килүче Җиңү көне белән котладык. Бәйрәм алдыннан дәүләт бүләкләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырдык!», – дип язды Наил Мәһдиев.

Татарстан Республикасы делегациясендәге коллегалары белән бергә шәһәр мэры Курчатов шәһәрендә Россия Герое Сергей Чебневка куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды.

Искәртеп узабыз, элек Яр Чаллыдан 40 тоннадан артык шефлык ярдәме юнәлтелгән иде. Йөк эченә сугыш бурычларын нәтиҗәле башкару өчен кирәкле автомобиль, мотоцикллар, төзелеш материаллары, азык-төлек продуктлары, җайланмалар һәм җиһазлар кергән.

Дүшәмбе, 4 май 2026, 20:40