Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Мы в социальных сетях

Республикадагы Почта России бүлекчәләренең күпчелеге өчен 9 май ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк.

8 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскарачак.

Бәйрәм көнне почтальоннар хатлар һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсияләр һәм пособияләр алар тарафыннан Россия Социаль фондының төбәк бүлекчәсе белән килештерелгән график буенча җиткереләчәк.

Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Гамәлдәге эш расписаниесен ачыклау яки картада иң якын эшләүче бүлекчәне табу өчен компаниянең рәсми сайтына яки мобиль кушымтасына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Чәршәмбе, 6 май 2026, 11:25