Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Мы в социальных сетях

Җиңү көне алдыннан шәһәр мэры Наил Мәһдиев коллегалары һәм Мәскәү гарнизоны хәрби хезмәткәрләре белән берлектә Александр бакчасындагы Мәңгелек ут янына чәчәкләр салды.

«Кремль стенасы янындагы Билгесез Солдат кабере янында басып, бабайларыбыз һәм карт бабайларыбыз батырлыгының бөеклеген аеруча көчле итеп тоясың. Ватаныбызны саклаучы миллионнар арасында меңләгән чаллылылар да бар. Ветераннарга чиксез рәхмәт. Һәлак булган каһарманнарга мәңгелек дан. Без онытмабыз. Без горурланабыз», – дип язды Наил Мәһдиев үзенең «ВКонтакте» сәхифәсендә.

Искәртеп узабыз, күптән түгел шәһәр мэры Наил Мәһдиев Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов белән бергә махсус хәрби операция зонасында хәрби хезмәткәрләр белән очрашкан иде. Сугышчыларга шефлык ярдәме һәм бүләкләр тапшырылды.

Чәршәмбе, 6 май 2026, 11:50