Яр Чаллының Тантаналар сараенда 14 яшьләре тулган Россия Федерациясе гражданнарына паспортлар тапшыруның тантаналы бәйрәме узды – шәһәрнең 29 кешесе ил гражданинының төп документын рәсми рәвештә алды.
Церемония Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннарын башкару, бер минутлык тынлык һәм шәһәр филармониясе артистлары башкаруында иҗат номерлары белән башланды. Документлар тапшырыр алдыннан катнашучылар паспорт тарихы һәм туган шәһәр турында фильмнар карадылар.
Яңа паспорт ияләрен шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина котладылар. Алар паспорт алу белән килә торган җаваплылыкны билгеләп үттеләр һәм балаларга укуда, спортта һәм иҗтимагый эшчәнлектә уңышлар теләделәр.
«Бүгенге вакыйга, легендар КАМАЗлар ватаны – Яр Чаллы шәһәренең төп залында уза, сезнең хәтерегездә, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз хәтерендә мәңгегә калыр, дип уйлыйм, – дип мөрәҗәгать итте Наил Мәһдиев балаларга. – Без Россия Федерациясе гражданины паспортын тапшыру тантаналы шартларда узсын өчен барсын да эшлибез. Россиядә мондый дәрәҗәдә тапшыру үткәрә торган шәһәрләр бик күп түгел, һәм Яр Чаллы шуның белән аерылып тора. Без монда, шәһәребезнең төп залында, яшь чаллылыларга карата җылы сүзләр әйтүне мөһим дип саныйбыз. Тормыш – катлаулы, ләкин бик кызыклы нәрсә. Һәр кайсыгыз үз юлын сайлар, ләкин Яр Чаллы шәһәре, сезгә тормышка юлламә биргән гаиләгез кебек үк, сезнең өчен юл күрсәтүче йолдыз һәм тормышта даими терәк булыр».
Әлфия Когогина егетләргә һәм кызларга безнең шәһәр һәм ил үсешенә лаеклы өлеш кертергә теләде, хокуклар белән бергә бурычлар да килүен искәртеп: «Күпчелегез укуда, спортта, сәнгатьтә уңышларга иреште. Сез иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнәсез, актив иҗади тормыш алып барасыз. Һәм мин ышанам, сезнең үзегездә тәрбияләгән сыйфатлар – җиңү теләге, бер-берегезгә ярдәм итү, олыларга хөрмәт, максатчанлык – сезгә үз хыялыгызны тормышка ашыруда бик ярдәм итәчәк. Мин сезнең Росси Федерациясенең лаеклы гражданнары булачагыгызга ышанам. Сез гаиләгез, шәһәребез һәм илебез өчен горурлык булачаксыз».
Паспорт алучылар арасында – күпкырлы һәм талантлы үсмерләр: робототехника белгечләре һәм программистлар, көрәшүчеләр һәм биючеләр, вокалистлар һәм рәссамнар, активистлар һәм волонтёрлар. Күпчелеге – төрле дәрәҗәдәге олимпиадалар, конкурслар һәм чемпионатлар призёрлары.
Тантана фотога төшү белән тәмамланды.
Барлык фотолар шәһәр хакимиятенең «ВКонтакте» рәсми төркемендә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 6 май 2026, 17:00



