Җиңү көне алдыннан 68, 76, 95, 100, 117 нче балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре һәм 58 нче мәктәп укучылары «Хәтер тасмасы» патриотик акциясе кысаларында берләштеләр.

Искәртеп узабыз, беренче тапкыр кечкенә патриотлар әлеге акциягә узган ел кушылган иде. Бүген акциядә мәктәп укучылары да катнашты. Балаларның гомуми саны 500дән артып китте. Төп символ – балалар кулы белән ясалган тасма булды: ул бер километрга якын сузылып, үткәнне бүгенге көн белән бәйләде һәм бабайларыбыз батырлыгының бөеклеген искә төшерде.
Импровизацияләнгән аллея буйлап тантаналы марш белән кечкенә диңгезчеләр һәм танкистлар үттеләр. Чара «Үлемсез полк» шествиесе белән тәмамланды.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 6 май 2026, 14:29



