Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов игълан иткән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында, Җиңү көне алдыннан «Ышаныч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең көндезге тору бүлегендә «Батырлык һәм өмет: рухландыргыч очрашу» дип исемләнгән чара узды. Үзәкнең хөрмәтле кунагы – Беренче чечен кампаниясендә катнашучы, махсус хәрби операция катнашучылары арасында «Абилимпикс» һөнәри осталык беренчелеге «Башкару осталыгы» номинациясе финалисты Илдар Карюков.

Илдар Хәнәфи улы үзенең нинди авырлыкларны җиңеп чыгу тарихы белән уртаклашты. 2022 елда ул үз теләге белән махсус хәрби операциягә китә. Авыр яралану, госпиталь һәм озак реабилитациядән соң ул кул селтәми, спортта үзен таба, махсус хәрби операция ветераннары өчен Ханты-Мансийскида узган «Ватанны саклаучылар кубогы» ярышларында катнашып, Татарстан Республикасын чаңгы узышлары һәм биатлон буенча тәкъдим итә.

Әңгәмәнең мөһим өлеше геройның иҗади үзгәреше турында сөйләү булды. Илдар Хәнәфи улы рәссам Сергей Марченко (рәссам махсус хәрби операция ветеранының портретын ясаган) белән очрашу үзенә гади карандаш белән рәсем ясый башларга илһам бирүен искә төшерде.

Очрашу азагында барлык катнашучылар ветераннан авырлыкларны җиңү турындагы гади һәм чын күңелдән сөйләгән сүзләре аркасында энергия, төплөлек һәм оптимизмның көчле зарядын алды.

Чәршәмбе, 6 май 2026, 16:49