Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Мы в социальных сетях

Җиңү көне алдыннан шәһәргә чыгу белән иҗади акция үткәрелде. Фронт стилендәге йөк машинасы платформасында Пушкин исемендәге 78 нче пролицейның башлангыч сыйныф укучылары шәһәр кунаклары һәм халкы өчен сугыш чоры шигырьләрен һәм җырларын башкарды.

Пролицей директоры Гөлнара Гарипова сөйләвенчә, идея шундук барлыкка килгән – учреждениедә ел саен балалар, ата-аналар һәм укытучылар белән эшләүнең төрле форматлары әзерләнелә. Быел сугыш вакытындагы кебек үк кешеләрнең кәефен күтәрүче «фронтовик» йөк машинасын файдаландылар. Программада – вокал һәм хореография номерлары, сугыш һәм тыныч чорның сугышка багышланган җырлары («Суходол», «Катюша»), шулай ук ул заманга карата рус һәм татар телләрендәге шигырьләр урын алган.

«Җәмгыятьтә мондый чараларга сорау бар, чөнки бу – хәтер, буыннар дәвамчанлыгы, – дип билгеләде Гөлнара Гарипова. Бу концертта катнашучы балалар сүзләрне тыңлап кына калмый, җырларны башкара – алар бу хәтерне телдән телгә тапшырырга кирәклеген аңлыйлар. Төрле тамашачылар – очраклы гына узып баручылар, өлкән яшьтәге кешеләр, балалары белән әти-әниләр – барысы да туктыйлар, тыңлыйлар, рәхмәтләрен белдерәләр. Бу чыннан да безнең шәһәргә кирәк».

Импровизацияләнгән машина өч ноктада тукталыш ясый. Беренче тукталыш «Ватан-ана» монументы янында булды. Монда яшь артистлар барлык теләүчеләр өчен концерт куйды. Аннан соң күчмә сәхнә шәһәр хакимияте бинасы янына юнәлде, анда мәктәп балалары мэрия хезмәткәрләрен котладылар. Маршрутның финиш ноктасы булып санаторий-профилакторий торды.

Чара тамашачыларда рәхмәт хисләре уятты. Балалар өчен акциядә катнашу иҗади тәҗрибә генә түгел, ә хәтер һәм өлкән буынга хөрмәт сабагы булды.

Пәнҗешәмбе, 7 май 2026, 13:00