Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны, камап алынган Сталинградта яшәгән Валентина Михайловна Ремизовага котлаулар кабул итте.
Валентина Михайловнага кунакка Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм Комсомол районы хакимияте башлыгы Ленар Әхмәтҗанов килделәр. Алар ветеранга чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр тапшырдылар һәм ил Президенты Владимир Путин, Татарстан Республикасы Җитәкчелеге һәм шәһәр исеменнән котлаулар укыдылар. Рәхмәт сүзләренә территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Вера Захарова һәм «Огниво» балалар иҗаты үзәге тәрбияләнүчеләре дә кушылды.
Җылы очрашу җырларсыз узмады: Валентина Михайловна яшь буын белән бергә һәркемнең күңеленә якын булган фронт көйләрен башкарды. Ә чәй янында ветеран аларның гаиләсендә буыннан-буынга сакланып килүче хатирәләре белән уртаклашты. Аның өлкән абыйсының фашистлар кулыннан ничек итеп исән калуы турындагы хикәясе бигрәк тә тетрәндергеч иде.
«Тарихка, ветераннарыбызга сакчыл караш һәм буыннарның өзелмәс бәйләнеше — хәзерге Россияда аеруча басым ясала торган төп кыйммәтләр. Бу мөһим принциплар һәм ориентирлар ил Президенты Владимир Путин дәрәҗәсендә дә, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов дәрәҗәсендә дә хуплана», — дип билгеләде Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина.
Валентина Михайловна батырлар шәһәре Сталинградта туган. Аның балачагы сугыш утында узган. 1943 елда, шәһәр җимереклекләрдә ятканда, гаиләне Волгоград өлкәсенә эвакуацияләгәннәр.
Яр Чаллыга Валентина Михайловна ире белән 54 ел элек килеп урнашкан. Лаеклы ялга чыкканчы ул «Камгэсэнергострой»да исәпләү техникасы операторы булып эшләгән. Ире Анатолий Михайлович белән бергә алар ике бала үстергәннәр, бүгенге көндә аларны 3 онык һәм 3 оныкчык шатландыра.
Валентина Михайловна «Камап алынган Сталинград торучысы» билгесе һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Хәзер ул якыннарының кайгыртуы һәм мәхәббәте белән чолгап алынган: улы Андрей Анатольевич һәм Татьяна Александровна гаиләсе белән бергә яши.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 6 май 2026, 12:27



