Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәренә нигез салынуга 400 ел тулуга һәм КАМАЗның беренче йөк автомобиле чыгарылуга 50 ел тулуга багышланган V Юбилей Бөтенроссия «Яшь эшмәкәр – 2026» конкурсы башлана.

Проектны гамәлгә ашыруның дүрт елы эчендә шактый нәтиҗәләргә ирешелде: 60тан артык бала бушлай уку узды, бирелгән белем бирү грантларының гомуми суммасы 3 900 000 сум тәшкил итте. Конкурсның төп бурычы – сәләтле үсмерләргә эшмәкәрлеккә бушлай өйрәнү, үз идеяләрен үстерү, проектлар һәм стартаплар төзү практик тәҗрибәсен алу мөмкинлеген бирү. 

Чарада катнашырга 7–11 сыйныф укучылары, 12–18 яшьлек мәктәп балалары чакырыла, конкурста катнашу тулысынча бушлай. 2026 елда катнашучылар үз проектларын ун актуаль номинация буенча тәкъдим итә алачак. Алар арасында: ясалма интеллект-чишелешләре, экологик стартаплар, медиа һәм блогинг, дизайн һәм ИТ-проектлар, сәламәтлек һәм спорт өлкәсендәге инициативалар, шәһәр өчен акыллы технологияләр, мәгариф проектлары, хендмейд һәм һөнәрчелек, социаль проектлар, шулай ук виртуаль уеннар эшләү.

Конкурс программасы берничә этаптан тора. Теләүчеләрдән гаризалар 15 майга кадәр кабул ителә, 11–14 май көннәрендә катнашучылар өчен бушлай онлайн-интенсив оештырылачак. Аннары, 15–17 май көннәрендә, конкурсантлар үз проектларының видеовизиткаларын әзерләргә тиеш булачак, шуннан соң 18–19 май көннәрендә халык тавыш бирүе узачак. Нәтиҗәләр 19 майда йомгакланачак, ә проектларны яклау 21 майда Яр Чаллыда офлайн-форматта планлаштырылган, шул ук вакытта шәһәрдән тыш катнашучылар өчен онлайн-формат каралган. Конкурс җиңүчеләре Бизнес Академиясендә укуга грантлар, кыйммәтле призлар һәм үз проектларын үстерүдә алга таба ярдәм алачак.

Оештыручылар аерым билгеләп үткәнчә, мәктәпләр тарафыннан махсус әзерлек таләп ителми, чөнки оештыру-белем бирү эшенең тулысынча конкурс командасы үз өстенә ала. Белем бирү учреждениеләренең бурычы – укучыларны, укытучыларны һәм ата-аналарны катнашу мөмкинлеге турында хәбәрдар итү.

Проект ел саен мәгариф идарәсе, икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү идарәсе, шәһәрнең Сәүдә-сәнәгать палатасы ярдәме белән тормышка ашырыла. Аның төп максаты – укучыларның эшмәкәрлек күнекмәләрен, финанс грамоталылыгын һәм һөнәри юнәлешен үстерү.

Гаризаны биредә тапшырырга мөмкин. Конкурс кушымтасы белән монда танышырга була. Өстәмә мәгълүматны социаль челтәрләрдә: ВКонтакте һәм MAX сайтында табарга мөмкин. Телефоннар: +7 (960) 052-50-94, +7 (967) 379-61-20.

Пәнҗешәмбе, 7 май 2026, 15:32