Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов һәм Комсомол районы хакимияте башлыгы Ленар Әхмәтҗанов шәһәрнең Мактаулы гражданины, Бөек Ватан сугышында катнашучы Мөфтах Әнсәп улы Нуртдиновның өендә булдылар. Мөфтах Әнсәп улы традиция буенча кунакларны шәхсән каршы алды.

Визитның иң тәэсирле мизгеле 39 нчы мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары белән очрашу булды – балалар ветеран өчен җырлар башкардылар, ә үзе дә җырларга яратучы бәйрәм иясе рәхәтләнеп кушылып җырлады һәм яшь буынга рәхмәт белдерде. Фронтовик сугыш чоры хатирәләре белән уртаклашты, үзенең сугышташлары турында сөйләде һәм балаларга тынычлык һәм игелек теләде.

Быел, 24 июльдә, Мөфтах Әнсәп улы йөз еллык юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнә.
Мөфтах Нуртдинов Башкортстан Республикасы Шаран районы Зирекле авылында туган. 1941 елда, сугыш башлангач, ул 15 яшендә колхозда эшли башлый. 1943 елның ноябрендә фронтка алына, укчылар полкы составында сугыша, Румыния, Чехословакия, Венгрия һәм Австрияне азат итүдә катнаша.

Сугыштан соң Мөфтах Әнсәп улы егерме елдан артык вахта автобусы йөртүчесе булып эшли, бораулаучыларны эшкә илтеп йөри. 1973 елда чакыру буенча Яр Чаллыга КАМАЗ төзелешенә килә. Монда ул «Камгэсэнергострой»ның СУМ-1 трестында экскаваторчы булып хезмәт куя, киләчәк объектлар, шул исәптән КАМАЗ җылылык электр станциясе өчен котлованнар казый һәм шәһәребезнең торба үткәргечләре астында траншеялар сала.

Тормыш иптәше белән өч бала үстерәләр, Мөфтах Әнсәп улының 5 оныгы һәм 2 оныкчыгы бар.
Ветеранның бүләкләре арасында: «Батырлык өчен», «II дәрәҗә Ватан сугышы ордены», «Германияне азат иткән өчен», «Фидакарь хезмәте өчен», «Будапештны азат иткән өчен» медальләре.
Шәһәр Мөфтах Әнсәп улына аның батырлыгы, хезмәте һәм барыбызга да өлге булып торганы өчен рәхмәт белдерә.



При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 7 май 2026, 17:30



