Җиңү көне алдыннан «Нур» яшьләр үзәгендә Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган «Хәтер эстафетасы» тарихи-агарту квизы узды. Чара «Молодёжь и дети» милли проекты кысаларында оештырылды, ул патриотик тәрбия бирү, тарихи хәтерне саклау һәм яшьләр инициативаларын хуплауга юнәлдерелгән.
Квизда җиде команда – учреждениеләрнең беренчел профсоюз оешмаларыннан яшь активистлары катнашты. Алар арасында - шәһәр Башкарма комитеты, «Нур» яшьләр үзәге, Россия социаль фонды клиентлар хезмәте, Автозавод районы хакимияте, Яр Чаллы политехник көллияте, Яр Чаллы технология техникумы, «Яшүсмер» яшәү урыны буенча яшьләр (яшүсмерләр) клублары үзәге.


Катнашучылар тирән белемнәрен күрсәттеләр: Бөек Ватан сугышының төп даталарын, геройлар исемнәрен һәм иң мөһим сугышларын искә төшерделәр, сорауларны тирәнтен тикшерделәр һәм үз җавапларын дәлилләделәр.
Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде: беренче урынны Социаль фонд командасы алды, икенче урынны Башкарма комитет командасы яулады, өченче урында – Автозавод районы хакимияте командасы.

Интеллектуаль ярышны оештыручы – дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте хезмәткәрләренең Яр Чаллы территориаль профсоюз оешмасы.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 8 май 2026, 09:42



