Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Мы в социальных сетях

Шәһәр Советының чираттагы утырышында Наил Мәһдиев депутат Марат Фәнис улы Мөхәмәдиевның вәкаләтләрен туктату мәсьәләсен карауга кертте. Марат Мөхәмәдиев – Татарстан Республикасының атказанган табибы, озак еллар дәвамында Р.С. Акчурин исемендәге Ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсен җитәкләде. Күпьеллык намуслы хезмәте һәм сәламәтлек саклауны үстерүгә керткән зур өлеше өчен аңа «Яр Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме бирелде.

Марат Фәнис улы яңа вазифага күчте – ул Республика онкология диспансеры җитәкчесе итеп билгеләнде – һәм депутат вәкаләтләрен туктатуны сорады.

«Марат Фәнис улының шәһәр мәнфәгатенә багышлаган хезмәтен без лаеклы бәяләдек, – дип билгеләде чыгышында Наил Мәһдиев. – Аның һөнәри юлы – кешеләргә хезмәт итү үрнәге. Без аңа Шәһәр Советында һәм сәламәтлек саклау системасында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт белдерәбез һәм яңа җаваплы вазифада уңышлар телибез».

Җомга, 8 май 2026, 11:50