Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре, кадерле шәһәрдәшләребез!
Сезне илебезнең төп бәйрәме – Җиңү көне белән котлыйм!
Без Ватаныбызның бәйсезлеген яулап алган, җимерекләрдән илебезне өр-яңадан торгызган, безгә яшәү һәм иминлек хокукын бүләк иткән батырлар алдында баш иябез.
Яр Чаллы өчен Җиңү көне аеруча зур әһәмияткә ия. Без фронтка китеп һәлак булган 13 меңгә якын якташыбызны һәрдаим искә алабыз. 11 шәһәрдәшебез Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды, 3 меңгә якын кеше хәрби бүләкләргә ия. Яу кырыннан әйләнеп кайтмаган 5 мең шәһәрдәшебезнең исеме «Ватан-ана» мемориаль комплексы диварларына мәңгелеккә уеп язылган. Аларның каһарманлыгы һәрвакыт безнең хәтердә.
Мөхтәрәм ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре!
Сез – батырлык һәм Ватанга булган риясыз мәхәббәтнең чын үрнәге. Сез нацизмны юк итеп, бар дөньяга халык бердәмлегенең көчен исбат иттегез. Яу кырында нык булганыгыз, армияне кирәкле әйберләр белән тәэмин итәр өчен тылда үз-үзегезне аямыйча хезмәт иткәнегез өчен сезнең каршыгызда баш иябез.
Бүгенге көндә җиңүчеләр буынының мирасы яңа көч туплый. 1945 ел геройларының оныклары, оныкларының балалары махсус хәрби операциядә илебез иминлеген һәм мәнфагатьләрен саклап, ата-бабаларыбыз традицияләрен дәвам итә. Буыннан-буынга тапшырылучы кыйммәтләр, хәрби бурычка тугрылык, милли горурлыгыбыз безнең илебезне җиңелмәс итә.
Җиңү көне белән!
Яр Чаллы шәһәре мэры
Н.Г. Мәһдиев
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 9 май 2026, 07:00



