2026 елның сентябреннән маркировкаланган продукция әйләнешен күзәтү тәртибенә үзгәрешләр көченә керә. Бозулар автомат рәвештә ачыкланачак, ә штрафлар – инспекторның турыдан-туры катнашуынсыз билгеләнәчәк.
Татарстан Республикасы эшмәкәрләрен яңа таләпләргә әзерләү өчен ТР «Минем бизнес» үзәге ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт идарәсе белән берлектә «Бизнес белән ачык диалог: 2026 елның сентябреннән маркировкасыз продукция сату өчен автоштрафлар – штрафлар астына эләкмәс өчен нишләргә?» дигән бушлай конференция үткәрә. Чара 2026 елның 20 маенда Казан шәһәрендә, «Алафузов» залында Мәскәү вакыты белән сәгать 14:00дә уза. Катнашу бушлай, урыннар саны чикләнгән.
Конференциядә эшмәкәрләр өчен риск зоналары, күзәтү органнары тарафыннан бозуларны автомат рәвештә ачыклау механизмнары, маркировка белән эшләгәндә сатучыларның гадәти хаталары, шулай ук 2026 елның көзеннән бизнесын штрафлардан саклау өчен хәзер үк күрергә кирәкле конкрет адымнар каралачак.
Конференция спикерлары булып Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт идарәсенең кулланучылар хокукларын яклау бүлеге башлыгы урынбасары Регина Николаева һәм «Честный знак» ярдәм үзәге әйдәп баручы белгече Елена Сабанова чыгыш ясый.
Форумга алдан язылу каралган.
Ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны Бердәм контакт-үзәгенең 8 (843) 524-90-90 телефоны буенча алып була.
Чара «Эффективная и конкурентная экономика» милли проекты кысаларында уза, аның өстенлекләренең берсе – кече һәм урта эшмәкәрлекне хуплау, шул исәптән контроль-күзәт процедураларын цифрлаштыру һәм бизнестың хокукый грамоталылыгын арттыру..
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 8 май 2026, 16:08



