Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 24 июнь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Сафтагы композицияләр һәм сугышларны реконструкцияләү – «Яр буе» паркы майданында Бөек Җиңү еллыгын «Славе не меркнуть. Памяти – жить!» дигән зур тамаша белән билгеләп үттеләр, ул буыннар бердәмлеге символына әйләнде.

Бәйрәмдә студентлар, кадетлар һәм гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, шәһәрнең иҗат коллективлары, сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм махсус хәрби операция волонтерлары катнашты.

Тамашачылар хәрби тарих битләре буенча эмоциональ сәяхәтнең шаһитлары булдылар: 1941 елның 22 июнендәге тыныч иртәдән алып Берлиндагы Җиңү салютына кадәр. Программа вокал-саф композицияләрен, хореография күренешләрен, төп сугышларны – Брест саклавын, Мәскәү өчен бәрелешне, Сталинград һәм Курск дугаларын, шулай ук тылдагы тормыш һәм шагыйрь Муса Җәлилнең батырлыгы турында тәэсирле сценаларны үз эченә алды.

Шәһәр халкына мэр Наил Мәһдиев котлау сүзе белән мөрәҗәгать итте:

«Бу көнне без совет солдатының фидакарьлеге һәм бөек батырлыгы алдында баш иябез. Сугыш кырында дошман белән сугышканнарга, тылда Җиңүне якынайтканнарга, яралы сугышчыларны дәвалаган һәм күңел җылысы белән кайгыртканнарга, эвакуацияләнгәннәрне кабул иткәннәргә. Без концлагерь тоткыннары, һәлак булган сугышчыларның толлары, «сугыш балалары» – барысына да, яшьлекләре һәм өлгергән еллары шул куркыныч сугыш ялкынында янганарга баш иябез. Һәлак булганнарга – Ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен үлгән 27 миллион ватандашыбызга мәңгелек дан.

Безнең әтиләребез һәм бабаларыбыз иң куркыныч сугышта җиңделәр һәм илне яңадан төзеделәр. Нәкъ менә Җиңүчеләр буыны дөньядагы иң зур автомобиль заводы – КАМАЗны төзеде, ул безнең шәһәрнең хезмәт батырлыгы һәм куәте символына әйләнде. Без совет солдатының батырлыгы турында хәтерне сакларга һәм аны балаларга һәм оныкларга тапшырырга бурычлыбыз. Без истә тотканда гына  – көчле. Без хакыйкатьне саклагач – без бердәм.

Бүген ил тагын бер авыр чорны кичерә. Безнең хәрби хезмәткәрләребез намус белән сугыш бурычларын үтиләр. Без батырлык, бурыч хисенең һәм Ватанга мәхәббәтен тагын бер тапкыр Россия җәмгыятенең терәгенә әйләнүен күрәбез. Махсус хәрби операциядә катнашучылар – бөек Җиңүнең турыдан-туры варислары. Алар тынычлык, хакыйкать, Ватан өчен көрәшәләр.

Хөрмәтле Яр Чаллылылар һәм шәһәр кунаклары! Бөек Җиңү көне белән! Бу көн мәңгегә безнең йөрәкләребездә яшәячәк. Бу тантаналы көндә чын күңелдән барлыгыбызга да ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим».

Чараның мактаулы кунаклары булып Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко булды.

Алар мэр белән бергә хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм каһарманлыклары өчен биш хәрби хезмәткәргә дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасында катнаштылар.

Программаның кульминациясе фронт кардәшлеген һәм буыннар бердәмлеген символлаштыручы «Солдат боткасы» композициясе булды. Бәйрәм барлык катнашучылар тарафыннан легендар «Җиңү көне» җырын башкару, Бөтенроссия «Бер минутлык тынлык» акциясе, лазер тамашасы һәм бәйрәм салюты белән тәмамланды.

Чара бердәмлек һәм буыннар дәвамчанлыгы символы булды. 

Шимбә, 9 май 2026, 18:20