9 Майга багышланган бәйрәм чаралары үткәрү белән бәйле рәвештә, җәмәгать транспорты хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә.
Чикләү 9 майда сәгать 07:00дән 11:30гә кадәр гамәлдә булачак. Хәрәкәт Муса Җәлил проспектының Гидротөзүчеләр урамыннан Үзәк урамына кадәрге участогында ике юнәлештә, шулай ук Е.Н. Батенчук урамының Хөсәен Ямашев бульварыннан Габдулла Тукай яр буена кадәрге участогында ябылачак.
Шәһәр халкын һәм кунакларны сәяхәтләр планлаштырганда һәм маршрутлар сайлаганда бу очракларны алдан исәпкә алулары сорала.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 8 май 2026, 16:26



