Республикада Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар берьюлы картлык буенча страховка пенсиясе һәм инвалидлек буенча дәүләт пенсиясе ала ала – ике түләүнең уртача күләме 63 мең сумнан артып китә.
Моннан тыш, ветераннарга Россия Федерациясе Президенты Указы буенча ел саен 10 мең сум күләмендә түләү, айлык акчалата түләү – сугышта катнашучылар өчен 6 595,78 сумнан инвалидлар өчен 8 794,41 сумга кадәр, шулай ук 1 000 сум күләмендә өстәмә айлык матди тәэмин итү каралган.
Ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны Социаль фонд сайтында һәм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда табып була.
Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт-үзәге: 8-800-1-00000-1 (шалтырату бушлай, тәүлек буе).
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 8 май 2026, 17:10



