Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Пәнҗешәмбе, 25 июнь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бәйрәм концертлары һәм солдат боткасы белән кыр кухнялары Яр Чаллының өч мәйданчыгында эшли башлады. Тукай яр буенда Комсомол районы ветераннары өчен автобуслар белән махсус китерү оештырылган. Биредә мактаулы кунаклар һәм халык өчен солдат боткасы белән кыр кухнясы эшләде һәм «Бер яз – бер Җиңү» концерт программасы узды. Бәйрәм мәйданчыгына шәһәр мэры Наил Мәһдиев килде һәм ветераннар белән җылы атмосферада аралашты. Мактаулы кунаклар арасында «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина да бар иде.

Энтузиастлар бульварында җыелучылар алдында Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов чыгыш ясады. Ул ветераннарга батырлыклары өчен рәхмәт белдерде һәм тыныч күк йөзе теләде. Кунаклар өчен кыр кухнясы, шулай ук иҗат коллективларының – «Кызыл тау» мәдәният үзәге артистларының, «Шатлык» яшьләр үзәгенең һәм Советлар Союзы Герое Никита Кайманов исемендәге мәктәп кадетларының чыгышлары оештырылды. Бәйрәм белән кунакларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Руслан Нигъмәтуллин һәм Олег Николаев да котлады.

Халык өчен тематик күргәзмәләр, интерактив мәйданчыклар һәм Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемендәге 82 нче кадетлар мәктәбе, картиналар галереясе һәм Үзәк районы территориаль иҗтимагый үзидарә ассоциациясе остаханәләре эшләде.

Автомобиль юллары предприятиесе һәм «Ремдизель» компаниясе оештырган хәрби техника күргәзмәсе зур кызыксыну уятты. Хәрби-кыр кухнясы «Кориб» компаниясе, депутатлар Руслан Нигъмәтуллин һәм Иван Кузьмин ярдәмендә оештырылды.

Җиңү паркында үзәк мәйданчыкта «Не смолкнет слава тех великих лет» дигән зур чара узды, анда Наил Мәһдиев катнашып, җыелучыларга болай дип мөрәҗәгать итте:

«Бүген – Яр Чаллының, күпмилләтле республикабызның һәм яраткан илебезнең үзенчәлекле көне – Бөек Җиңү көне. Бүгенге бәйрәм, шул ук вакытта – шунда һәлак булганнарны искә алу, хөрмәт күрсәтү. Уйлап карагыз: 27 миллион ватандашыбыз, без бүген сезнең белән зәңгәр күк йөзе астында, якты кояш астында яшәсен өчен, Бөек Ватан сугышы кырларында баш салдылар».

Кунаклар өчен интерактив хәрбиләштерелгән мәйданчыклар эшләде, анда хәрби форманы киеп карарга, автомат җыярга яки өчпочмаклы хат язарга мөмкин иде, ә бәйрәм бер минутлык тынлык, мемориалга чәчәкләр кую һәм «Пой, солдат, пой!» җырын башкару белән тәмамланды.

Чаралар Яр Чаллының берничә буынын берләштерде, хәтер дәвамчанлыгының һәм геройларга рәхмәтнең символы булды.

Шимбә, 9 май 2026, 15:00