Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 24 июнь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Җиңү көнен бәйрәм итү традиция буенча Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәленә чәчәк кую белән башланды.

«Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең исеме илебез тарихына мәңгелеккә язылган. Безнең шәһәрнең төп проспектларының берсе аның исеме белән аталуы да очраклы түгел. Бүген мин чаллылылар исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераннарыбызга, һәлак булган сугышчыларга, тыл хезмәтчәннәренә, концлагерь тоткыннарына – яшьлекләре һәм өлгергән еллары, кызганычка каршы, Бөек Ватан сугышы учагында янган кешеләр буынына чын күңелдән рәхмәт белдерәм һәм зур кешелекле рәхмәт сүзләрен әйтергә телим», – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Бер минутлык тынлыктан соң шагыйрь-герой һәйкәленә чәчәк кую тантанасы узды, анда Наил Мәһдиев, КАМАЗ ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова, Шәһәр Советы һәм Татарстан Дәүләт Советы депутатлары катнашты.

Чара кысаларында Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты студентлары «Онытмабыз, гафу итмәбез» дигән театраль композицияне тәкъдим иттеләр.

Шимбә, 9 май 2026, 09:20