Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 24 июнь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Ватан-ана» мемориаль комплексының Мәңгелек уты янында традицион Хәтер Вахтасы сәгать 9да башланды. Җиңү парады башланганчы мактаулы каравылны Яр Чаллы шәһәр оешмалары һәм предприятиеләреннән 36 җитәкче торды.

Хәтер Вахтасын шәһәрнең ике район башлыклары – Фидәрис Хәбибуллин һәм Айрат Хөснуллин ачты. Алардан соң постка Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары Илгизәр Сәлимханов һәм Мансур Фаттахов, шулай ук Шәһәр Советы депутатлары – Сергей Хлебников, Ася Курганаева, Андрей Елантьев, Виталий Агапов, Вадим Матюшин, Альберт Петров, Иван Кузьмин, Владимир Мельников, Руслан Мостафин, Артем Капустин, Резидә Мәүҗүтова, Абдулхак Батюшов, Раил Миңнегалиев, Марсель Төхвәтуллин, Айрат Зайнуллин, Әхнәф Шаһивалиев, Кирилл Пузырьков, Игорь Малясёв һәм Тимур Нусратов торды.

Аннан соң мактаулы миссияне хокук саклау органнары һәм күзәтү органнары вәкилләре – Александр Евграфов һәм Әбүзәр Нугуманов кабул итте.

Хәтер эстафетасын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары – Руслан Нигъмәтуллин, Илдар Шамилов, Олег Николаев, Андрей Фомичев, Владимир Чагин дәвам итте.

Аларны муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сагыйдуллина һәм Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов алмаштырды. Бу изге миссияне шулай ук «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова башкарды.

Хәтер Вахтасын Җиңү парады башланыр алдыннан шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина тәмамлады.

Шимбә, 9 май 2026, 09:50