Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 12 август 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстанда «Иң мөһим әйберләр турында» III республика конкурсы башланды. Ул гаилә, хәтер, традицияләр һәм заманча кеше тормышын формалаштыручы кешеләр турында. Бу күпжанрлы конкурс.

Катнашу өчен тугыз номинация тәкъдим ителә: «Гаилә бар телләрдә» – гаилә турында туган телдә шигырьләр яки җырлар», «Минем гаиләмнең сугыш батырлыгы» (эссе конкурсы + туганнарның сугыш батырлыгы турында фото), «Минем гаиләмнең хезмәт батырлыгы» (эссе конкурсы + хезмәт казанышлары турында фото), «Гаилә мираслары» (хикәя + гаилә кыйммәтләре һәм тарих әйберләре турында фото), «Безнең гаилә бәйрәмнәре һәм традицияләре» (хикәя + фото/видео), «Җыр безгә төзергә һәм яшәргә ярдәм итә» (Ватан һәм тынычлык турында җыр видео), «Гаҗәеп гаилә тормышы» (3 минутка кадәр гаилә яки коллектив турында видео), «Рәхмәт, Әни!» (фотопроект), «Әти турында сүз» (фотопроект).

Конкурста Татарстан Республикасында яшәүче барлык теләүчеләр катнаша ала. Яшь төркемнәре һәм категорияләре: 5тән 7 яшькә кадәр, 8дән 9 яшькә кадәр, 10нан 13 яшькә кадәр, 14тән 18 яшькә кадәр, 19дан 25 яшькә кадәр, 26дан 35 яшькә кадәр, 36дан 45 яшькә кадәр, 46дан 55 яшькә кадәр, 56 яшьтән өлкәннәр.

Конкурс катнашучыларының эшләрен кабул итү 2026 елның 30 сентябренә кадәр дәвам итә. Җиңүчеләрне билгеләү – агымдагы елның 30 октябренә кадәр. Җиңүчеләрне бүләкләү – 2026 елның 12 декабрендә. Конкурста катнашу бушлай.

Катнашучыларның видеоларын һәм эшләрен 30 сентябрьгә кадәр  nechkebil@yandex.ru электрон почтасына катнашучының мәгълүматларын (тулы исеме, яше, районы, номинациясе, телефоны, email) күрсәтеп җибәрергә кирәк.

Барлык мәсьәләләр буенча сораулар оештыручы Алсу Камил кызы Хәбибуллинага +79871809350 телефоны аша гамәлгә ашырыла. Оештыручылар: ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм «Гаилә канаты астында» Төбәк иҗтимагый оешмасы.

Чәршәмбе, 13 май 2026, 15:02