Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда көмеш яшьтәге гражданнар өчен гамәлгә ашырыла торган шәһәр программасының – «Табиб белән йөрү яки Сәламәтлек һәм төньяк йөреше мәктәбе»нең сигезенче сезоны тәмамланды. Проектны гамәлгә ашыруның сигез елы эчендә 240 шөгыль үткәрелде (ел саен 30 чара), алар шимбә көннәрендә «Кызыл-Тау» мәдәният үзәге базасында узды. Һәр очрашу өч мәҗбүри блокны үз эченә алды: авырулар профилактикасы, физик һәм акыл активлыгын саклау турында лекцияләр белән чыгышлары,сулыш гимнастикасы, шулай ук урман-парк зонасы буйлап бер ярымнан ике сәгатькә кадәр дәвам иткән төньяк йөреше.

Сигезенче сезон йомгаклары буенча программаның даими катнашучылары саны 200 кешенән артты. Шөгыльләр үткәрү географиясе киңәйтелде: «Кызыл-Тау» үзәгеннән тыш, чаралар хәзер китапханәләрдә, концерт залларында һәм музейларда да уза. Проектта катнашу өчен медицина хезмәткәрләре генә түгел, ә артистлар, язучылар, музыкантлар һәм педагоглар да җәлеп ителде. Моннан тыш, көмеш яшьтәге кешеләр арасыннан актив катнашучылар үзләре остаханәләр үткәрәләр, пансионатларда һәм торак йортлар ишегалдында лекцияләр белән чыгыш ясыйлар.

Тәмамланган сезонда эшнең яңа формасы булып бүгенге көндә махсус дәвалануы булмаган авыруларга (деменция, Альцгеймер авыруы) каршы көрәшүгә юнәлдерелгән коллектив биюләр булды. Бию дәресләре барлык катнашучылар өчен бер үк вакытта үткәрелә һәм «авырлыклар аша – сәламәтлеккә» принцибы буенча төзелә.

Гамәлдәге традицияләрне саклап, 2026 елның 1 июнендә, Балаларны яклау көнендә, программаның барлык катнашучылары Җиңү паркында узган еллар дәвамында ирешкән нәтиҗәләрне җәмәгатьчелеккә күрсәтү өчен җыелачак. Оештыручылар сәламәтлек беренче чиратта кешенең үзенә бәйле икәнен ассызыклыйлар һәм барлык теләүче көмеш яшьтәге гражданнарны проектка кушылырга чакыралар.

Проект «Актив озак яшәү» программасы кысаларында уңышлы гамәлгә ашырыла, ул «Гаилә» милли проектының төп юнәлешләренең берсе булып тора. Аның бурычы – өлкән буын өчен сыйфатлы, бай тормыш өчен уңайлы шартлар тудыру. Табиб-кураторлар белән даими маршрутлар, төньяк йөреше белән шөгыльләр һәм тематик очрашулар катнашучыларга сәламәтлекләрен ныгытырга, яңа локацияләрне үзләштерергә һәм физик тонусны сакларга ярдәм итә.

Җомга, 8 май 2026, 14:17