Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 13 июль 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Үзәк шәһәр китапханәсендә 23 майда 15:00 сәгатьтә Людмила Дорженковскаяның «Лекарство от одиночества» китабы һәм график эшләре күргәзмәсе презентациясе узачак.

Людмила Константиновна – шәһәребезнең популяр заманча язучыларының берсе, «Наши Челны» гимны авторы. Аның шигырьләренә билгеле музыкантлар башкара торган җырлар язылган. Аңа гомумкешелек кыйммәтләре: мәхәббәт, дуслык, игелек, тугрылык якын һәм кадерле.

Людмила Константиновнаның таланты күпкырлы: ул шагыйрь генә түгел, шулай ук үзенчәлекле рәссам, философик картиналар авторы. Ул тормышның 76 нчы елында вафат булды, ләкин күп кенә Яр Чаллылылар хәтерендә аның якты иҗат кичәләре әле дә саклана.

«Лекарство от одиночества» китабы аның туганнары һәм дуслары тырышлыгы аркасында дөнья күрде. Китапта 150дән артык шигырь һәм 20 авторлык график эше тәкъдим ителә.

Керү ирекле.

Вход свободный.

Чәршәмбе, 13 май 2026, 16:45