Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 27 июль 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Наил Мәһдиев «Мәдәният һәм ял паркы»ның теплицалар хуҗалыгын карады, анда белгечләр язгы циклның актив фазасын тәмамлыйлар. Бу сезонда шәһәрне 1,5 млн үсемлек бизәячәк, шул ук вакытта чәчәкләрнең шактый өлеше инде ачык туфракка күчерелгән һәм проспектларда, чәчәк түтәлләрендә, паркларда һәм скверларда халыкны шатландыра.

Мэр теплицалар буйлап үтте, үсемлекләрнең төрлелеген бәяләде һәм чәчәкчеләргә, теплицалар хуҗалыгы хезмәткәрләренә, техник белгечләргә һәм ярдәмче персоналга көндәлек тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Ул үсемлекләр белән эш һөнәри белем генә түгел, ә төгәл исәп, сабырлык һәм үз эшенә чын мәхәббәт таләп итүен билгеләп үтте.

«Шәһәр хакимияте традиция буенча төзекләндерү һәм яшелләндерүгә аерым игътибар бирә. Сез, бәлки, күргәнсездер, соңгы елларда шәһәрдә чәчәкләр сизелерлек күбәйде. Моңа «Мәдәният һәм ял паркы» предприятиесе коллективының хезмәте зур. Быел без 1,5 млн чәчәк санына чыктык. 100 меңнән башладык, аннары 250, 300 мең булды – һәм менә инде 1,5 млн үсемлек шәһәребезнең чәчәк түтәлләрен һәм проспектларын бизәүгә әзер. Кашполар саны да геометрик прогрессия белән үсә.

Шәһәрдә матурлык һәм чисталык булырга тиеш – без үзебезнең төзекләндерелгән шәһәр маркасын алга таба да тотуы өчен бурычлыбыз, һәм «Мәдәният һәм ял паркы» коллективының хезмәте ярдәмендә бу яхшы килеп чыга. Сез күрәсез: бу 100% кул хезмәте – һәр үсемлек кул белән утыртыла. Рәхмәтле Яр Чаллылылар исеменнән предприятие коллективына шәһәребезне төзекләндерү һәм яшелләндерү эшенә керткән зур, намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерергә телим», – дип ассызыклады Наил Мәһдиев.

 «Мәдәният һәм ял паркы» генераль директоры Артём Уткин сезонлы яшелләндерүнең тулы картинасын тәкъдим итте: быел предприятие вакыт сынавын узган культураларга һәм эксперименталь яңалыкларга өстенлек бирә. Ассортимент нигезен күп баскычлы урам вазоннары өчен махсус үстерелгән ампель петунияләр, традесканцияләр, яраннар, классик сальвия һәм төрле бегонияләр тәшкил итәчәк. Аерым блокта зур чәчәк төркемнәре, температура үзгәрешләренә чыдамлылыгы һәм озайтылган чәчәк ату чоры белән аерылып торган дүрт яңа бегония сорты күрсәтелде.

«Без инде шәһәрдә 150 мең чәчәк утырттык. Гомуми планлаштырылган сан – 1,5 миллион чәчәк. 14тән артык сорт: ампель петунияләр, тагетес (халыкта аларны бархатцы дип атыйлар), цинерария, бегония, сальвия, декоратив кәбестә, яран. Безнең цикл 365 көн. Чәчәкләр безнең теплицаларда декабрь башыннан ук орлыктан утыртыла башлый. Майда аларны утырта башлыйбыз, 1 июньгә кадәр бөтен шәһәрнең чәчәк бизәлешен тәмамларга тырышабыз. Быел без бераз иртәрәк башладык: инде 26 чәчәк түтәле – 150 мең чәчәк – утыртылды. 1 июньгә кадәр барысын да тәмамларга тырышабыз – барлык 1,5 млн берьеллык үсемлекне», – дип сөйләде Артём Уткин. 

Предприятие генераль директоры чаллылыларга шәһәребездә матурлык тудыручыларның хезмәтен сакларга үтенеч белән мөрәҗәгать итте:  «Кызганычка каршы, без еш кына чәчәкләрне урлау һәм вандализм очракларына очрыйбыз. Чәчәк түтәлләрен берәүнең бозганын күрсәгез, битараф калмагыз. Һәр үсемлек артында – колоссаль эш: 1,5 миллион орлык кул белән эшкәртелә, пикировкалана, утыртыла. Чәчәк түтәлләре даими рәвештә йомшартыла, чүп үләннәреннән чистартыла, корткычлардан саклана. Чәчәк түтәлләренә автомобильләр белән керү яки куакларны вату бик ямьсез күренеш. Барысы да чын күңелдән һәм сезнең өчен эшләнелә. Зинһар, шәһәр яшелләндерүенә сакчыл һәм намуслы карагыз».

Пәнҗешәмбе, 14 май 2026, 09:30