Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 12 август 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Тантаналар сараенда дәүләт ана (гаилә) капиталы сертификатларын тантаналы рәвештә тапшыру узды. Дәүләт ярдәме чараларын алу хокукы бирүче документларны 25 гаилә алды.

Әти-әниләрне бу мөһим вакыйга белән котларга Наил Мәһдиев килде. Шәһәр мэры гаиләләргә иминлек, балаларга сәламәтлек һәм капитал акчаларын кулланып, планнарын уңышлы тормышка ашыруларын теләде.

«Балалар – шатлык, бәхет! Халыкара гаилә көне алдыннан яшь гаиләләргә ихтирам һәм хөрмәт белдерәбез, сезнең тормышыгызда һәм безнең тормышта бу матур вакыйга белән тагын бер тапкыр котлыйбыз. Яр Чаллыда балалар тууына без дә шатланабыз. Без моның өчен күп эшлибез. Минем мэр вазыйфасында эшләгән 12 елым эчендә генә шәһәрдә 20 яңа балалар бакчасы һәм 11 яңа мәктәп төзелде. Без мәктәпкәчә учреждениеләренең һәм мәктәпләрнең матди-техник базасын алга таба да ныгытуны үзебезнең бурыч дип саныйбыз. Гаиләләрегездә мәхәббәт хөкем сөрсен: бер-берегезгә, балаларыгызга мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт булсын», – дип котлады катнашучыларны Наил Мәһдиев.

Программа башланганнан бирле, 2007 елның 1 гыйнварыннан алып, гаиләләрнең 96 проценты (62 987 сертификат хуҗасы) финанс акчаларына тулысынча яки өлешчә ия булган. Ана (гаилә) капиталының 2026 елдагы күләме: беренче бала туганда (яки уллыкка алынганда) 728 921,90 сум; икенче, өченче һәм аннан соңгы балалар туганда (яки уллыкка алынганда) 963 243,17 сум – шарты: икенче, өченче яки аннан соңгы бала 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап туса (уллыкка алынса) һәм ана (гаилә) капиталына хокук элек барлыкка килмәгән булса.

Барлык фотолар ВКонтакте «Яр Чаллы шәһәре хакимияте» альбомында.

Пәнҗешәмбе, 14 май 2026, 11:17