Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 13 июль 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Шатлык» яшьләр үзәгендә «СВОих не бросаем» концерты узды. Ул махсус хәрби операциядә катнашучыларны хуплау өчен оештырылган.

Сәхнәдә «Чаллы тавышы 2.0» проекты артистлары, махсус хәрби операция яугирләре, волонтерлар һәм шәһәрнең иҗат коллективлары, атап әйткәндә, «КАМАЗ»ААҖның вокал ансамбле, Яр Чаллы медицина көллиятенең студентлары чыгыш ясады.

Программада патриотик юнәлештәге җырлар яңгырады, шулай ук сугыш хәрәкәтләре зонасында сугышчыларга ярдәм күрсәтүче волонтерлар билгеләп үтелде.

Чара барышында хәрби хезмәткәрләр өчен гуманитар ярдәм җыелды. Азык-төлек, дарулар һәм беренче кирәк әйберләре сатып алынды, алар аннары «СВОих не бросаем 16» төркеменнән волонтерларга тапшырылды.

«Концерт бик күркәм узды. Яр Чаллы яшьләренә, бигрәк тә “Шатлык” һәм “Нур” яшьләр үзәкләре хезмәткәрләренә зур рәхмәт. Бергә – без көч!», – дип белдерде «СВОих не бросаем 16» төркеме вәкиле Анна Молчанова.

Пәнҗешәмбе, 14 май 2026, 17:57