Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 12 август 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Өлешчә мобилизацияләү барышында хәрби хезмәткә алынган Антон Цепин һәм аның хатыны Ольга гаиләсендә уллары Мирон туды. Бәхетле әти чыгарып озату тантанасына килә алган. Бу вакыйгада кечкенә Миронның тууын сабырсыз көткән якын туганнары җыелды.

2026 ел бөтен ил һәм Яр Чаллы өчен үзенчәлекле: Россия халыклар бердәмлеге елын билгеләп үтә, Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы уза, ә шәһәр нигезләнгәнгә 400 ел һәм беренче КАМАЗ чыгарылуга 50 ел тулуны бәйрәм итә. Нәкъ менә бу истәлекле елда Цепиннар гаиләсендә көтелгән шатлыклы вакыйга булды.

Яшь әнине, Ольга Евгений кызын, һәм бөтен гаиләне муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сагыйдуллина котлады: «Бала тудыру – изге бурыч һәм бөек бүләк. Сезнең улыгыз без хәрби батырлык һәм халыклар бердәмлеген хөрмәт иткән елда тууы бигрәк тә мөһим. Мирон илебезнең лаеклы гражданины булып үссен, ә гаиләгез ныклы һәм бәхетле булсын».

Цепиннар гаиләсе Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе алып баручы уникаль «Юбилей елы яңа туганнары китабы»на да истәлекле язма калдырды.

Традиция буенча, яңа туган баланың әнисенә шәһәрдән бүләк һәм 100 мең сум тапшырылды. Бу акчалар гаиләгә сабый турында кайгыртуның беренче айларында ярдәм итәчәк. Яр Чаллыда мобилизацияләнгән гражданнар һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен хуплау буенча комплексы эш даими рәвештә алып барыла.

Гаиләләрне хуплау Россия Федерациясендә 2025 елда башланган «Гаилә» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Милли проектның максаты – балалы, шул исәптән күп балалы гаиләләр санын арттыру һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту.

Дүшәмбе, 18 май 2026, 12:00